Тэтимол 2015

САНТЫЙ, диал. сандый «глупец, придурковатый» ~ башк. һандый, һантый, һантыр id. ← *санты-, *санды- «саташу, юләрләнү, иләсләнү» фигыленнән, к. төркм. сандығ «галлюцинация», к.-балк. сант, каз., к.-калп. санда «юньсез фантазия, юк сүз», ком. сант «апатия, мәлҗерәгәнлек», кар. санд- «саташу», каз. (Радлов IV: 305) сандал- «һуштан яза язу» ~ калм., монг. санда- > бур. һанда- «таркаулану, таркалу» һ.б. Сант, санд тамырының чыгышы безгә ачык түгел. К. Сандыра-у.



Предыдущая статья            Следующая статья