Тэтимол 2015

САНДЫРА-У, сәндерә-ү (без теркәдек. – Р.Ә.) «болтать чепуху; одряхлеть, лишаться ясности мысли из-за старости» ~ башк. (БТДҺ: 371) һамтыра-у, һандыра-у id. ~ каз. сандыра- «юкны сөйләү, фантазиягә, хыялга бирелү», чув. сунтăрка- < сонтарка- «мәлҗерәү» ~ төркм. сандыра-, монг. сандра- «аптырап, мәлҗерәп төшү; паникага бирелү» ← сандыр (> башк. һандыр) «юләр, саташкан» ← санд, сант «таркау», сант- «таркалу һ.б.» К. башк. һанйы-у, һанты-у «ушсызлану, хәтерсезләнү». К. ш. ук төр. sanrı «галлюцинация», бор. төрки sanrï- «өлтерәү, кабалану», sanruš- «үзара юкны сөйләү», sandïrïš «шау-шу» (к. ДТС: 484; ССТМЯ I: 61). К. Сантый. Räsänen 1969: 400–401; ЭСТЯ VII: 235–236 (каз., кырг. сендел-, бор. төрки сәндирә- «мәлҗерәү» һ.б. китерелә, ләкин веляр вариантлардан каз., кырг. сандал- id. кына искә алына).

Тат. анда-санда дигән парлы сүздәге санда < монг. сандах «таралып яту».



Предыдущая статья            Следующая статья