Тэтимол 2015

САНДУГАЧ, диал. сандыгаш, сандлуғач һ.б. «соловей» (бик күп күч. мәгъ., к. ЗДС: 560) > мар., удм. (Исанбаев 1978: 21, Насибуллин: 136) сандугас′, чув. диал. шантукаç, сантукаç id. < чыгт., уйг., кар. сандугач, башк. һандуғас, бор. төрки sanduwač, алт. диал. сандыгач, сандыгаш, каз. сандугаш, Котбидә зандаwач, к.-балк. санвач һ.б. id. сугд. zntwčh «татлы авазлы» сүзеннән (к. Clauson: 837) булса кирәк. Тат. телендә чагыштырмача соңгы алынма икәнлеге икенче иҗектә -у- булуыннан күренә. ЭСТЯ VII: 190–192; Сафина 2006: 47–48.

Алт. диал. сандык «сандугач» (Радлов IV: 307) сандыгач id. сүзеннән кыскартылган булуы ихтимал.

Дерив.: сандугачлы, сандугачсыз; сандугачлык.



Предыдущая статья            Следующая статья