Тэтимол 2015

САНДАЛ I, себ. сандала «наковальня, основание наковальни», диал. «сидение, стул» > мар., удм. сандал, мар. (Упымарий: 183, Алатырев 1976: 27) шандал, чув. сонтал, сунтал «сандал» < гом. кыпч., төркм. сандал, башк. һандал id. ~ к.-калп., кырг., уйг., үзб. сандал «астында күмер янып җылытып тора торган тәбәнәк өстәл» < фар. санд-дан «сандал аслыгы, сандал урыны» (санд «сандал», -дан – төрки -лык//-лек мәгъ. кушымча), к. Радлов IV: 304–305.

Сандал < санддан сүзе фар. теленнән барча күрше телләргә таралып күп төрле мәгъ. алган. «Урындык» мәгъ. көнч. төрки һәм монг. телләрендә таралган (к. Räsänen 1969: 400), төр. сөйләшләрендә бу сүзнең егермеләп аерым мәгъ. бар (Zenker: 574). К. ш. ук Фасмер III: 555–556; Kluge: 784.



Предыдущая статья            Следующая статья