Тэтимол 2015

САНДА (бигрәк тә анда-санда сүзендә), диал. (ЗДС: 737) чәндә «изредка; поодиночке» ~ каз. диал. (ҚТДС: 284, 366, 381) санда, чанда, шанда «сирәк, анда-санда». Бу сүзләрдә ч- авазы очраклы түгел, ул оригиналдан – фар. чанд, чäнд, «ничә; бераз» сүзеннән, к. ш. ук төр. çend «берничә». Төп яңгырашы чäндтä булган; санда яңгырашы халык этимологиясе буенча сан сүзенә нисбәтләүдән пәйда булган. Ихтимал, сан сүзенең «күп» мәгънәсе дә фарсыдан киләдер.



Предыдущая статья            Следующая статья