Тэтимол 2015

САНАЙ диал. (Будагов I: 616; Тумашева 1992: 185) «лук (оружие)»; бүтән телләрдә ачык-аян параллельләре юк; к. башк. Һанай батыр (Башҡорт халыҡ ижады. Әкиәттәр III, 1978), тат. Санай батыр (Васильев М.А. Памятники татарской народной словесности. Казань, 1924) – әкият герое (һәм әкият исеме); чаг. мар. шана пĕл, шанан, шонан пыл, сонан пыл, сонар пыл «салават күпере» (пыл, пĕл «күпер»), Сонар – әкияттәге батыр. Ихтимал ки, Санай ~ *Санар ~ Санан бор. реаль баһадир яисә мәҗүси изге зат исемедер. Тимергалин: 393.



Предыдущая статья            Следующая статья