Тэтимол 2015

САНА, сәнә – частица, означающая просьбу; «пожалуйста, -ка» ~ башк. һана//һәнә, башк. диал. саны//сәне (-чәле тәэсирендә), нуг., кр.-тат., угыз. сана//сәнә (сэнэ), чув. сам, сама id. Күп төрки телләрдә юк. Грамматик тикшеренүләрдә төрлечә аңлатыла: сана < са-ң ла (Хангилдин, Покровская); < са-ң, а! (Баскаков 1952: 478); < сән, а (Будагов I: 639) ягъни, соңгы а//ә авазы ымлык дип карала. Безнеңчә, монда конверсия: үтенеч кисәкчәсе сана//сәнә тат. диал. (миш.) сана, саңа, чув., гаг., кар. сана, кырг., төркм., уйг. саңа «сиңа» сүзеннән (чаг. сөйл. кара сиңа!; була ди менә сиңа!; бирде ди сиңа!). Сана! «уйла» сүзеннән дигән фараз да бар.



Предыдущая статья            Следующая статья