Тэтимол 2015

САН I«число; числительное, номер» ~ башк. һан id. < гом. төрки сан < төркм., бор. төрки san «сан» ~ болг. *сам (> венг. szam; чув. сом > сум; болг. самчы, шуннан бор. рус. самчий «эконом, санчы», к. Фасмер III: 554) ← бор. гом. төрки са- «уйлау; белү; санау» (бор. төрки sа- «исәпләү, хисаплау», к. ДТС: 478–487).

Бу сүзнең берничә тармак мәгънәсе дә бар. Себ., нуг. сан «күп», каз., кырг., төр. сан «ун мең; йөз мең»; к. ш. ук Савым, Саен, Сан II, Сан-у, Сана-у. Räsänen 1969: 390, 400; Левитская 1976: 9–13; сан нигезенең дериватлары тур. Будагов I: 692–693 (тәфсилле һәм мәгълүматлы). Федотов II: 61–62; ЭСТЯ VII: 187–189.



Предыдущая статья            Следующая статья