Тэтимол 2015

САМАР «большая чаша, таз», «самовар» (ТТДС I: 361) ~ башк. (БТДҺ: 37) һамар «сыңар тоткалы агач савыт» – бу сүзне рус. самовар сүзеннән дию дөрес түгел, к. каз., к.-калп., кырг., чыгт., төркм. самар «зур озынча табак; кечкенәрәк күл» (к. Будагов I: 634, 691), Самар, Самара елгасы исемен дә шуңа бәйлиләр (Фасмер III: 552), ләкин бу гидроним Сакмар, Сакмара белән чагыша. К. ш. ук маньч. самара «самар, зур табак», самаран «керамик табак» (ССТМЯ II: 99). Тат. диал. самарау варианты чыннан да рус. самовар тәэсирендә пәйда булган булса кирәк. Нұрмағамбетов: 103–104 (артык күп фаразлар китерә).



Предыдущая статья            Следующая статья