Тэтимол 2015

САМАВЫР[саºмаw ы̌р], диал. (ЗДС: 560) самар, самарау, самрау «самовар» ~ каз. самауыр, самаурын id., кырг. самоор «самавыр, чәйханә» һ.б. Рус самовар сүзеннән дип карала, ләкин рус сүзе үзе Ерак Көнч. телләрендәге самаыр «самавырсыман савыт» сүзеннән дип тә уйланыла. Самавырга охшаш су җылыткыч Кытайда да электән булган (к. Самар ). Чаг. ш. ук фин. сампу «һичтуктаусыз бутка пешереп, ташып тора торган тылсымлы казан», шуннан рус. сампувар > самовар сүзе килә, диләр.



Предыдущая статья            Следующая статья