Тэтимол 2015

САЛЫМ «обложение, налог», диал. «порция» ~ башк. һалым id. ← сал-у фигыленнән; сал-ым нигезе төрки телләрнең төрлесендә төрле мәгънәдә: чув. сулăм < солăм «авырлык; бәрү; салым-налог; чык төшү; кәрт салу-күрәзәләү һ.б.» (Ашмарин XI: 175), каз., кырг. салым «кертем, әманәткә, кассага салынган сәмән», төркм. салым «вакыт, момент, форсат», алт. салым «закон; язмыш, тәкъдир; порция», тув. салым «язмыш; талант; кертем», хак. салым «чык» һ.б. «Налог» мәгънәсендә уйг., үзб. телләрендә салиқ, кырг. салык < салығ сүзе кулланыла (иске тат., чыгт. салық id.).



Предыдущая статья            Следующая статья