Тэтимол 2015

САЛ-У «класть, ложить, положить; снять (с себя) одежду; бить с размаху» (остальные многочисленные значения – преимущественно связанные казуальные и метафорические) < гом. төрки сал- (чув. сул- < сол- < сал-) «салу» һәм *сал (чув. диал. сол > сул) «авырлык» (к. Салла-у, Саллы ). Бу сүзнең тәү мәгънәсе «йөк» булуы бик ихтимал, тик ул чагында «киемеңне салу, төс салу һ.б.», ягъни «нәрсәдән дә булса азат яисә мәхрүм булу» мәгънәсе икенче бер сүздән булырга мөмкин (ТТАС II ике омоним сал-у бирә), к. монг. сал-, салу-, сала- «нәрсәдән дә булса арыну; аерылу» ~ эвенк. һ.б. салу id. (ССТМЯ II: 58–59). Әмма сал-у «бәрү» мәгънәсе «кую» һәм «өстеңнән ташлау – кием салу» мәгънәләрен берләштерә (ДТС: 482). Гомумән, сал- төрки телләргә аеруча хас иң бор. (беренчел) тамырларның берсе. Чаг. ш. ук угыз сал- >> чув. сол- > сул- «селкетү, тирбәтү» (к. Сәлен-ү ). Будагов I: 190–191 (тәфсилле); Федотов II: 57; ЭСТЯ VII: 173–177.

Сал- иң продуктив сүзьясагыч нигезләрнең берсе: салын-у, салыш-у, салдыр-у сүзләренең дериватлары һәм к. Салма, Салмак, Салым, Салын-у, Салыш-у.



Предыдущая статья            Следующая статья