Тэтимол 2015

САЛПЫ, салбы, себ. (Тумашева 1992: 184) салбық «отвислый, вислый», диал. (ДС I: 161) салпы «ленивый; вялый» < гом. кыпч., к. башк. һалпы, шалбық, нуг., каз., к.-балк., төркм. салпы, кар., ком. салпу, уйг., госм. салпа, салпақ «салпы, сүлпән; мәлҗерәгән» ~ бур. һалбуу, салбуу, монг. салбуу «салпы». Гомуми модель буенча *салп-ы-ғ *салп-ы «салпаю» ← шалп, (нуг., каз., к.-калп. телләрендә сакланган) салп «төшеп, йомшак кына бәрелү авазына тәкълит» сүзеннән, к. Худайкулиев 1962: 91; ЭСТЯ VII: 184–185. Ахыр чиктә сал «хәлсез асылыну, бушак булу, селкенеп тору, җилфердәү» онопоэтик тамырыннан. К. Салак, Салкы, Салпак, Сал-у, Сәлберә-ү, Сәлкәү, Сәлпән, Сәлпе, Шалапай.

Дерив.: салпылык; салпай-у, салпылан-у; кушма сүз: салпыколак, башк. һалпуш, һалпыш «сәлкәү, мыштыр, мыштырдык». Гом. төрки, монг. дериватлары бик күп.



Предыдущая статья            Следующая статья