Тэтимол 2015

САЛМАК «степенный; неторопливый» < диал. (ТТДС I: 360) салмақлы сүзеннән эллипсис, к. диал. салмақ, башк. (БТДҺ: 370) һалмақ «авыр, авырлык», чув. (< тат.) сулмак < солмак сулмаклă, солмаклă «авыр, салмак, саллы» < гом. кыпч., уйг. салмақ «авырлык», салмаклы (кырг., каз. салмақты) «салмак, салмаклы» һ.б. Салмақ сүзе кыпч. телләрендә күптөрле мәгъ. очрый, мәс., каз. (Радлов IV: 374) салмақ «салым; терәк», кырг. салмақ «кыенлык, авырлык; җәбер» һ.б. Сүзнең беренчел мәгъ. «үлчәүгә салынган авырлык, гер» булган (әлбәттә, сал-у фигыленнән), моны сәер генә (төрки нигез, фарси кушымча) уйг. салмақдар «зур авырлыктагы; олпат» сүзе дә күрсәтә шикелле. К. Салмавыр.

Дерив.: салмаклык, салмаклан-у; диал. (Тумашева 1992: 184) салмакла-у «(үлчәүгә салып) үлчәү», салмаклан-у «(үлчәүдәге гер һәм йөк шикелле) тирбәлеп тору».



Предыдущая статья            Следующая статья