Тэтимол 2015

САЛКЫН, себ. (Тумашева 1992: 84) салғым «прохладный; холодный; мороз» (в ряде говоров «прохладный, прохлада», а в значении «мороз» употребляется слово суык ) > удм. салқын, салқым, мар. диал. шолкын, солкын, чув. (Ашмарин XI: 177–178) солхăм > сулхăм, сулхăн < гом. кыпч. салқын, салқым, куман. salkun, уйг., үзб., чыгт. салқин, алт., тув., як. салғын, башк. һалқын «салкын, салкынча; (көчсез) җил» ~ монг. салхи, салхиин, бур. һалхин, иске монг. salkin id., эвенк. (< як.) салгин «һава, тын» ~ бор. төрки (ДТС: 483) salqïm «салкын» һ.б. як. телендә сакланган салкы- «җилләү» сүзеннән ясалганнар, сал//тал тамырыннан (к. Җил ) салқын < салқығын «җилле», салкы «җил исеп алу», ләкин һәр телдә боларның мәгънәләре үзара керешкән, буталган. Пекарский: 2044, 2053–2054; Räsänen 1969: 398; ССТМЯ II: 58; Федотов II: 60–61; ЭСТЯ VII: 182–183. Рус. диал. салгун «сүрән көн» тур. Аникин: 479. Фар. салқин тур. Doerfer I: 341. Гомумән, салкын ~ салкым сүзе төрки телләрдән күп кенә күрше телләргә үтеп кергән һәм ул телләр тур. хезмәтләрдә искә алына. Башк. һалқын һәм бур. һалхин уртак чыганактан. Чаг. Салкы, Салпы .

Дерив.: салкынлык; салкынчá һәм салкы´нча; салкынай-у, салкынлан-у; сап-салкын < *салкын-ба-салкын.



Предыдущая статья            Следующая статья