Тэтимол 2015

САЛАШ (Х. Госман телендә) «нары, лежанка на ветвях деревьев», (Халиков 1981: 83) «сарайчик для инвентаря», (ДС II: 161) «шалаш», (ТРС 1931: 258) «палатка», (Гордлевский 1927: 9) «молельня» ~ төр. (Будагов I: 702; Steuerwald: 792) salaş «яшелчә кибете; тукталыш урыны, шалаш» – сала I белән баглы булса кирәк, к. алт. (Баскаков 1972: 245) салач «бармак; бармаклар теземе». Чаг. Салача, к. Шалаш.

Салаш сүзен рус. шалаш сүзенә кайтару фонетик җәһәттән акланмый (тат. һәм төр. телләрендә ш > с күчеше юк; андый күчеш нуг., каз., к.-калп. телләрендә бар, ләкин тат. һәм төр. сүзләренең нуг. яки каз. теленнән алынуы бик шикле, каз. телендә андый сүз теркәлмәгән дә).

Рус этимологик сүзлекләрендә шалаш венг. теленнән алынма диелә. Безнеңчә – төрки телләрдән.



Предыдущая статья            Следующая статья