Тэтимол 2015

САЛАЧА, диал. (тпк.) саласа «волокуша; дроги» < башк. (БТДҺ: 267, 370) саласа, һаласа, һалаша id. – сала I сүзеннән (сала-ча ) булуы бик ихтимал (аның «чошлар, ботаклар тезмәсе» мәгънәсеннән, к. Типекәй якларында «ике каенны ботаклы көенә кисеп атка йигәләр дә, саласа була анысы», к. ТТДС II: 261).

Рус. салазки төрки салаҗа < салача нигезеннән булса кирәк (рус сүзенең канәгатьләндерерлек этимологиясе юк, к. Фасмер III: 548). Һәрхәлдә тат. салача сүзен рус. салазка сүзеннән чыгарып булмый. К. Сәнәскә (аерым сүз). Тат. диал. (ЗДС: 592) сылызы «салача» – ялгыш язылыштыр.



Предыдущая статья            Следующая статья