Тэтимол 2015

САЛАМАТ II(ТТДС I: 359) «болтушка; саламата (мука, зерно, крупа, зажаренные на сале)» ~ башк. (БТДҺ: 267) саламат «уч төбе кадәрле генә җәймә» ~ каз., алт. саламат, төркм. (ТДГДС: 155) саламатыр, аз. (АДДЛ: 358) сәләмә «саламат», як. саламаат, һаламаат «майда кыздырылган ит, балык һ.б.» (к. ДСЯЯ: 202, 226). Бу сүз, ихтимал, каз. (ҚТДС: 105–106) жаламат, жаламык «бутка», алт. дьалама, чалама, йалама «бауга тезелеп пешерелгән ит кисәкләре – тәңреләргә корбанлык», гомумән «явыз рухлардан саклагыч лента (аңа төрле төстәге тукымалар асыла)», тув. салбак «төрле бизәкләр асылган һәм корбанлык урынын уратып, казыкларга беркетелә торган бау», хак. чалама, чалаңма «шаман тасмасы» < бор. төрки *җалаңма id. сүзләренә баглыдыр. К. ш. ук Саламат I.

Бу чагыштыруларда фонетик кыенлыклар бар: 1) җ- >> с-, бу күчеш як. һәм мар. телләрендә генә булала, һәм, димәк, саламат (рус-слав. вариантлары саломат, соломать, саламаха, к. Фасмер IV: 549) мар. яисә як. теленнән булып чыга, ләкин тарихи җәһәттән бу хәл мөмкин түгел; 2) саламат(а), саламатыр вариантларындагы соңгы -т, -та, -тыр «элементлары» аңлатуга мохтаҗ. К. Шалама.

Ихтимал, саламат < *цаламат < *чалама-т ~ җалама-т бор. монг. диалектларыннан таралгандыр.



Предыдущая статья            Следующая статья