Тэтимол 2015

САКЧЫ «охранник; караульный» < гом. кыпч. сақчы (> башк. һақсы, нуг., каз., к.-калп. сақшы) id. – гом. төрки характерындагы сүз, к. бор. төрки (ДТС: 486) saqčï id. – бор. сақ «каравыл; каравыл мөддәте, ике сәгатьлек вакыт арасы (тәүлекнең уникедән бер өлеше)» сүзеннән. Ул бәлки гом. алт. са- «санау; уйлау» фигыленнәндер. Бу сүзнең борынгылыгын чув. сыхчă, сыхча «химаяче фәрештә» (к. Ашмарин XI: 121–124) ~ чув. суксо, шукчо «фәрештә» сүзе дә раслый. Бу сүз бор. заманда «галиҗәнаб» мәгъ. булган, к. бор. рус. сагчий «сановник», к. Фасмер III: 543.

Себ. (Тумашева 1992: 184) сақчы «өч япьле сәнәк», ихтимал, бор. сакчылар («часовойлар») тотып торган корал атамасыннан киләдер.

Дерив.: сакчылык.



Предыдущая статья            Следующая статья