Тэтимол 2015

САК-СОК, Сак белән Сок «две мифические птицы, в которые были превращены два брата по неосторожному проклятию матери, которой надоели вечные ссоры братьев между собой; вид реальной птицы» (М. Гафури. Сайланма әсәрләр, II, 1953: 65) ~ башк. һақ «йокычан ябалак, чыелдык ябалак», чув. сак-сук «сак-сок» (к. Трофимов Г.Ф. Бытование пеита сак-сук // Чуваши Приуралья. Чебоксары, 1989: 112–123). Бу сүз (сүзләр) тур. тат. филологиясендә күп кенә фаразлар язылды. Безнеңчә, сак һәм сок тур. легенда ахыр чиктә һиндләрнең шака һәм шука дигән ике гандһарва (индуизмда ярымилаһ) хакындагы легендасына тоташа. Ул гандһарваларны парлашып җырлау белән мавыкканнары өчен Индра тәңре каргап, шака (< шарика, шарак, сарика) «майна кошы» һәм шука «тутый» дигән кошларга әверелдергән (ошбу кошлар, кешедән отып, сүзләр әйтә алалар), к. Das Paрagaienbuch. Berlin, 1981: 14–15, 297, 326; Бакиров 2008: 31–32 (Сак-сок риваятенә охшаш мисаллар китерә).

Идел-Урал регионыннан тыш, чаг. фар. сак һәм сакхәр яки хаз-баз (Хайател-хайван II: 32–33) кошлары тур., алт. юзаак һәм юзак, кыт. шэнь-шан, кырг. сэйнэк-кукук тур. легендалар һ.б. – шул мотивны кабатлыйлар.



Предыдущая статья            Следующая статья