Тэтимол 2015

САКДУШ (әстр.) «доверенное лицо при заключении брака, а также при обрезании; кум, крёстный отец» ~ төр. (Будагов I: 614, 687) сақдуш, сағдыҗ, солдут id. (бу сүз барча Кавказ телләрендә диярлек «бүтән халыктан булган дус» мәгъ. очрый). «Мөхәммәдия» китабында (ХV г. төрекчәсендә) Мөхәммәт Хәдичәгә өйләнгәндә «Әбү Бәкер Иденде сани әснайн, Камәр сагдыч, күйәгү шәмсе кәүкин» диелә. Төрекләр үзләренең хәз. диал. sagduç сүзен туйда кияүнең уң ягында утыручы дусты дип аңлаталар, к. Räsänen 1969: 393. Ләкин монда әгәр sag «ун як» булса, -duç элементы аңлашылмый кала. Бор. төрки (ДТС: 480) saγdïč «тугры дус», suγdïč (ДТС: 517) «кышкы мәҗлес». Безнеңчә, сағдыч ~ суғдыч «якын дус» сугди сүзеннән: сугдлар белән төркиләр озак гасырлар дәвамында бергәрәк яшәгәннәр: сугдлар утрак, төркиләр күчмән булганнар. Тарихи әдәбиятта бор. төркиләрнең бик теләп бүтән халыклар, бигрәк тә сугдлар белән кодалашулары тур. әйтелә (шундый гамәл-кылыклар нәтиҗәсендә сугдлар Х г. азагына төркиләшеп бетәләр, әмма бик күп төркиләр ирани телләргә күчеп, гарәпләшеп, этник йөзләрен югалталар; бу хакта З. Вәлиди күп язган).



Предыдущая статья            Следующая статья