Тэтимол 2015

САКАЛ «борода», күч. «бородка топора, ключа и т.п.» ~ башк. һақал id., ш. ук (Руденко С. Башкиры. М., 1955: 182) «нагрудное украшение женщин, состоящее из многорядного сбора монет либо из горизонтального ряда разноцветных полос» < гом. кыпч., уйг., алт. һ.б. сақал, төркм. сағғал, сақғал, саққал ~ яз. монг. sakal > хәз. монг. сахал > бур. һахал «сакал», к. ш. ук сол. (ССТМЯ II: 56) сағала, маньч. салу id. Гомумән, бу сүзнең фонетик вариантлары күп һәм ул күп күрше телләргә дә кергән, к. Федотов II: 69 (чув. сохал > сухал id. тур.). Башк. һақал һәм бур. һахал уртак (с- > һ- күчеше булган) чыганактан килә. ЭСТЯ VII: 164–166.

Сакал (гомуми закончалык буенча) < саккал < саңкал, безнеңчә, тәүдә «ияктәге чәчсыман йон» мәгъ. булмаган – моны башк. (ш. ук тат. диал.) «муенга, ияк астына тагылган хатын-кыз бизәнчеге» мәгъ. күрсәтә: хатын-кыз чын сакал тагып бизәнсә, бик сәер булыр иде, чөнки бизәнү әйбере функциясе буенча хатын-кызлыкны белдерергә тиеш. Тюркологлар фикеренчә, сакал < саккал монг. телләреннән алынган (сак һәм -кал аффиксы), әмма нәкъ менә типик монгол – сакалсыз кеше. Бор. монг. саккал < *саңкал, саң «күпкатлы муенса, бергә киелгән күп муенса» сүзеннән, шундый муенса үзенчәлекле «календарь» – көмәнгә узудан саклану максатында «хәтәр» көннәрне билгеләү өчен дә кулланыла алган (этнографик әдәбиятта күренгәнчә, шундый муенсалар төрле халыкларда очраган); к. ш. ук төркм. (ТДГДС: 154) сақақ «авыз ябулыгы»; ~ бор. төрки (ДТС: 486) saqaq «ияк асты» эвенк. (ССТМЯ II: 61–62) саң «кирт, киртләү», эвен. һаңун < саңун «киртле агаччык; календарь» ~ кыт. саң «чут (чыбыкчыкларга тезелгән төймәләрдән гыйбарәт хисаплау әсбабы)». Һәрхәлдә *саң тамыры беленеп тора, к. Саңақ (формасы – төзелеше белән бизәнчек «сакал»га охшаш сулыш органы), кырг., чыгт., госм. саңақ > сағақ «икеле ияк» > башк. һағақ «балта сакалы; катмарлы агач гөмбәсе», каз. саға «тамак, бугаз; кылыч яки хәнҗәр сабы (аңа үтерелгән дошманнарның саны киртләп билгеләнгән)» < *саңга (?). К. ш. ук Сака III, Сагалдырык, Сакау, Сакалтай. Räsänen 1969: 396; Eren: 350–351 (безнеңчә); ЭСТЯ VII: 164–165 (төрле фаразлар китерелә).

Дерив.: сакаллы, сакалсыз; сакалбай. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья