Тэтимол 2015

САК I«осторожный; бдительный; охрана» > мар., удм. сак id. < гом. кыпч. сақ, башк. һақ < уйг., чыгт., хак., угыз., бор. төрки saγ «тере; сәламәт; бөтéн» > гом. кыпч. саw «сау». Шулай итеп бор. бер сүздән кыпчак телләрендә ике сүз – cак һәм сау этимологик дублет килеп чыккан. Чаг. ш. ук чув. сыхă «сак», сывă «сау» (бу сүзләр чув. теленә кыпч. – бор. тат. теленнән алынганнар).

Сак нигезенең фигыль коррелянты да бар, к. иске шигъ. мәкальдә: Егет дигән сүз алынган егәрдән, Егет булсаң, сакын артка чигәрдән. Гомумән, бу сүз бор. са- «санау, уйлау» тамырыннан булса кирәк.

Сак бик продуктив нигез: сакла-у, саклык, сакчыл һ.б. Мәзкүр дериватлар төркиләргә күрше телләргә дә (фин-угор, Кавказ һ.б.) алынган. К. Сагай-у, Сагала-у, Саклау, Сакчы, Сау. Будагов I: 688–689; Федотов II: 77–78; ЭСТЯ VII: 156–157.



Предыдущая статья            Следующая статья