Тэтимол 2015

САЙРА-У «петь (о певчих птицах); краснобайствовать» < гом. кыпч., уйг., чыгт., шор., хак. һ.б. сайра-, башк. һайра- «сайрау; шыкырдап чутылдау һ.б.ш.» < бор. төрки (ДТС: 481) sajra- «сайрау; юкны сөйләү»; Котбидә булбул мэңизлик [кебек] сайр этсәңән..., димәк сайра- < сайр-а-; чыгт. (к. Räsänen 1969: 395) sajra, sajrı, sajruu «сандугач» (моннан чыгып фикер йөрткәндә, сайра-у «сандугачлану» кебегрәк була). М. Кашгари буенча (DLТ II: 357, III: 194) sayra- фигыле sajık «хыялый» нигезеннән, к. Ә. Ясәвидә (49 хикмәт) Аллага гашыйк кеше Язын-кышын былбылайын валәһ булып [мавыгып], Сайы-рай-у шахдин шахка [ботактан ботакка] кунар, дуслар. Монда -рай аффиксы аңгырай-, миңгерәй- кебек сүзләр белән чагыштырганда беленә. Монг. саир-ха «мактану» ← сай «яхшы шәп» < кыт. сань, шань «яхшы, шәп» дип аңлатыла, к. ССТМЯ II: 5. Чыннан да, ихтимал, сайра-, сайыра- бор. төрки, чыгт., госм. (Радлов IV: 288 һ.б.) сайа-, сайы- «мәрхүмнең фазыйләтләрен мактау» сүзенең интенсивлык формасыдыр, чаг. җәй-ү җәйрә-ү, чәч-ү чәчерә-ү һ.б. Чаг. монг., госм. к. Сайла-у. Саин «хөрмәтле», сайы – «мактау» ← сай «яхшы, шәп».

Дерив.: сайрал-у (күч. мәгъ.), сайран-у, сайраш-у, сайрат-у; сайрар (кош), диал. (ТТДС I: 358) сайран «сайрар, сайраучы». ЭСТЯ VII: 155.



Предыдущая статья            Следующая статья