Тэтимол 2015

САЙЛА-У «выбирать, отбирать лучшее» > мар., удм. диал. сайла-, чув. сойла- > суйла- id. < гом. кыпч., алт., уйг., чыгт., үзб., госм. һ.б. сайла-, башк. һайла- id. ← гом. кыпч., төркм. һ.б. (> мар.) сай, чув. сайă «яхшы, иң яхшы» ~ төр. saygı «аеруча яхшы дип исәпләү, аеруча хөрмәт» ← say- «санлау; хөрмәтләү һ.б.ш.». К. ш. ук төркм. сайла- «сайлау; чүптән арындыру, чүпсезләү» < иске төрки сайла- id., алт., шор. сайла- «эрбет чикләвеген чистарту».

Кайбер төрки телләрдә (себ., к. Тумашева 1992: 183) сайла- «рәткә тезү, тәртипкә китерү» ← сай II  (к.). Гомумән, сайла-у төрле юллар белән һәм гом. төрки сай(ы) сүзенең төрле мәгъ. килеп чыга ала. Радлов IV: 227, 229, 230; Мухамедова 1973: 143–144; Федотов II: 54 (чув. сайă «яхшысы, яхшырагы» белән суйла- арасында багланыш сизелми, бу хәл аларның ике чыганактан килгәнлеген күрсәтә); ЭСТЯ VII: 154–155.

Дерив.: сайлау; сайлан-у (һәм аның дериватлары: сайланмыш, сайланчык һ.б.; сайлаш-у, сайлат-у ; диал. сайландык ~ сайлантык «сайлап алганнан соң калганы»; сайланма (неол.).



Предыдущая статья            Следующая статья