Тэтимол 2015

САЙДАК, диал. садақ, саудақ (Тумашева 1992: 183, 186), сагайдақ «колчан» < гом. кыпч., алт. садақ, чыгт., төркм. сағдақ, уйг. сағыдақ, кырг., алт., тув., як. саадақ, башк. һаҙақ һ.б. (гом. төрки сүз) > рус. саадак, сагайдак, сагадак, сайдак, саандак һ.б., бор. рус. савдак, мар. шовыдак «ук савыты; ук яки җәя савыты». Безнеңчә, тат. диал. санай < саңай «җәя» сүзе белән бәйле: *саңайдак, *саңаwдақ < *саңагдак сүзеннән булса кирәк. Чаг. ш. ук абаз. сағындақ «ук; ук һәм җәя». Һәрхәлдә бу сүздә -дак кушымчасы барлыгы бик ихтимал.

Бу сүз тур. күп язылган. Монг. саадаг (> бур. һаадаг > башк. һадақ) «сайдак» сааха- «ук ату» сүзеннән дип уйланыла, ләкин бу бик шикле. Тарихчы Л.Н. Гумилёв буенча, сагайдак сүзе һунн телендә итекне белдергән, чөнки укларны итеккә тыгып йөргәннәр (к. кет телендә saadi «итек»). Безнеңчә, бу фараз да ышандыргысыз. К. ш. ук Räsänen 1969: 393; Uray-Köholmi 1960: 293–297; Menges 1972: 55–69; Добродомов 1981: 70–88; Аникин: 4775; ЭСТЯ VII: 140–142.



Предыдущая статья            Следующая статья