Тэтимол 2015

САЙГАК II«сайгак, сайга» < гом. кыпч., тув. һ.б. сайғақ, төркм. çайғақ id.; тат. диал. (ТТДС: 358) сайгак, сайақ «тиктормас, йөремсәк, сукбай» ← (алт.) сайа- «таркау йөрү, таралып китү, сирәгәю» фигыленнән булса кирәк (сайа-ғақ > сайғақ). К. Саяк II. Рус. сайга тур. Аникин: 475 (бай әдәбият күрсәтелә; бор. төрки saj «үләнсез коры дала» сүзеннән түгелме икән, дигән фикер әйтелә). ЭСТЯ VII: 153.

Сайгаклар элек Идел-Җаек аралыгында, Казакстанда да күпләп яшәгән.



Предыдущая статья            Следующая статья