Тэтимол 2015

САЙГАК I(Троянский I: 220; ДС II: 165–166) «половица; накат; ограда (из кольев); ряд балок» > удм., мар. сайгак «аркылагач, өрлек» (Кельмаков 1977: 58), чув. сайхах «кәртәлек (жердь)», мар. шайгак «сайгак» ← тат. диал. сайга - «кәртәлек тезү; рәткә, рәттән тезү» ← тат. диал., чув. сай «рәт, тезем, сан» (к. Сай II ) ← са- «санау; уйлау» тамырыннан, к. башк. (Катаринский) һайғал- < сайгал- «тезелеп яту, тигез тезелү», гом. тат. сайгау (исем фигыльнең исемләшүеннән) «сайгак, тезмә» ~ башк. һайғақ, һайғау id., id. Идел-Урал регионына хас сүз. К. ш. ук тув., төркм. сайғар- «тәртипкә китерү; таслап салу; сайлау», төркм. сайхал «әдәп, рәт, юнь», алт. сайыргач, сайрач, шор. сайлағ «атлама, шикмә, сайгау», алт. диал. сайлан- «рәттән тору» (к. Радлов IV: 221, 226, 228), ком. сайғоқ < сайғаwық «чош (салам түбә өстенә куелган бастырыкларның берсе)». ЭСТЯ VII: 149–150 (гом. төрки сай- «чәнчү» тамырына кайтарып калдырыла, безнеңчә, бу шикле).

Каз., к.-калп. сайғақ «кабер өстенә кагылган колга; суел (махсус сугыш күсәге)», хак. сайхах «чагу, әләк» һ.б.ш. – икенче сүз; каз., кырг., алт. сай-, як. саай- «кадау, казык кагу; чәнчү» фигыленнән.



Предыдущая статья            Следующая статья