Тэтимол 2015

САЙ II(ТТДС I: 357) «ряд; строка (лаптей); настил; гать» > мар. шой id. ~ хак., алт. сай «рәт», кырг. сай «мылтык көпшәсенең эчке сыры, винты», чув. (тат. булса кирәк) сай, шай, сахай «сынган сөякне кузгалмаслык итеп беркеткеч җайланма; сай, чабата юкәсе», к.-балк. сай «өлеш, өлте», каз. сай түбәтәйнең түбәсен тәшкил иткән дүрт өлешнең берсе» һ.б. (гомумән, сирәк очрый) – себ. сай «рәт, сан, саен» сүзе белән гомоген булса кирәк.

Тат. теле даирәсендә бу сүз шактый продуктив нигез, к. Сайгак, Сайгау , к. ш. ук Саен, Саерга-у.



Предыдущая статья            Следующая статья