Тэтимол 2015

САЙ I«мель, мелкий» < гом. төрки сай, башк. һай, төркм. саай «сай; сай җир», чыгт., уйг., алт., хак., тув. телләрендә ш. ук «вак таш, вак ташлык; елганың төбендә ташлары күренеп торган һәм суы тиз аккан урыны», каз., кырг. «киң елга юлы, киң генә тау елгасы».

Бу сүзнең морфологик вариантларына тат. сайлавык, тат. диал., каз., кырг. сайыз, сайаз, үзб. саёз «киң сайлык» ~ каз., чыгт. сайыр, чув. сайăр, монг. сай, сайр «чуерташ», сайир «ташлы үзән», чув. диал. сайăм «сай төш» (Ашмарин XI: 4 – тат. сөйләшләреннән булса кирәк) һ.б. керә. Чаг. ш. ук хак. сайра- «саегу» ~ бор. төрки (ДТС: 481–482) sajram «сай төш» һ.б., Будагов I: 617; Радлов IV: 219; Räsänen 1969: 394; Мухамедова 1973: 143; Мурзаев 1984: 491–493; Гарипова 1998: 103–105; ЭСТЯ VII: 150–152.

Сай сүзен башк. (БҺҺ II: 197) сай «ләм, суүсем; ике тау арасы» белән чагыштыру бигүк дөрес түгел, чөнки башк. сүзе чай яңгырашыннан килә; гом. төрки (башлыча угыз телләрендә) чай > җай, зай «елга» сүзен дә сай белән бердәй дип (Г. Саттаров, М. Зәкиев) раслап булмый. К. Саек-у.

Төр. sığ «сай» сүзенең, ш. ук уйг. сай «тигез комлык» сүзенең дә сай сүзенә мөнәсәбәте ачык түгел.

Дерив.: сайлык; диал. саяр-у.



Предыдущая статья            Следующая статья