Тэтимол 2015

САИН тар. «особо почитаемый; уважаемый» < кр.-тат., төр. sayın id. Төр., бор. төрки sayı = sajı «сан (төбендә хәрби демократия дәверендә исәпкә-санга кергән сугышчы берәмлеге)» сүзеннән. Саин яңгырашы монг. телендә килеп чыккан. Батый ханны Саин хан дип тә атаганнар. Бу Батый ханның ләкабеме, чинымы дигән мәсьәләдә тарихчылар арасында бәхәс бара. Кайберәүләр саин «мәрхүм» мәгънәсендә, Батыйны үзе үлгәч кенә шулай атаганнар дип тә әйтәләр. Бу хакта к. (авторы күрсәтелмәгән) «Посмертный титул Бату хана» // Восточный свет, № 2, 2005 (берничә абруйлы тарихчының фикерләре китерелә). Каз. поэтик телендә сайын «туган, җанга кадерле» (сайын дала диелә).



Предыдущая статья            Следующая статья