Тэтимол 2015

САЗЛАМЫК, сазлавык [сазлаw ы̌қ] «небольшое болото; болотистое место; болотистый» ~ башк. һаҙаламық, һаҙҙауық, һаҙлауық id. – саз сүзенә -лаwық// -ләwек аффикслары ялганып ясалган сүзләрдән, чаг. шул модельдә гөрләвек, күлләвек, шарлавык, ярлавык һ.б. Сазамык вариантында чир-чор, былчырак-баткак атамалары ясагыч -мык кушымчасы күренә.

Дерив.: сазламыклы, сазламыксыз; сазламыклан-у һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья