САЗА-У «сильно стареть (особенно в относительных значениях); побледнеть, пожелтеть; поблекнуть» ← саз «саргайган камыш төсендәге» (к. Саз II ) сүзеннән булса кирәк (саз-а-), к. диал. җырда: Карага – саз атыңны син җигәрсең... (Материалы 1974: 223). Саза-у фигыленнән бигрәк аның сыйфат фигыль формасы сазаган ~ башк. һаҙаған «кияүгә чыгар яисә өйләнер вакыты узган» сүзе киңрәк билгеле. |