Тэтимол 2015

САЗАГАН (әстр.) «смерч; дракон» ~ башк. (БТДҺ: 368–369) һаҙаған «ажаган, елдырым; җен, убыр» < бор. кыпч. сазған, сазаған, СС saxagan «аждаһа» ~ кр.-тат., кар., төр. sazagan «аждаһа рәвешендә ясалган очырткыч» < бор. төрки *sarγaγan > венг. sarakany, sarkany (1193 елда теркәлгән) > словен. šarkan, рум. sărсan. Бу сүз тур. күп язылган, к. Gombosz: 178, Курышжанов: 183; Добродомов 1974: 11–19; Нұрмағамбетов: 101–102; Палло М. Реальная основа заимствованного слова sarkany «дракон» // Исследования венгерских учёных по чувашскому языку. Чебоксары, 1985: 98–106. Украинадагы елга һәм шәһәр атамасы Харьков бор. венг. сүзе *һаrakaw «сазаган» сүзеннән килә, имеш. Рус.диал., укр. шараган «аждаһа» < венг.

Дерив.: сазаган туе «аҗаган, елдырым», ул шәүлегән туе дип тә атала.



Предыдущая статья            Следующая статья