Тэтимол 2015

САЗ I«болото» < гом. кыпч., чыгт. саз, алт., хак. сас, башк. һаҙ id. Ком., к.-балк., каз., к.-калп. телләрендә башлыча «балчык, мәте (сары балчык)» мәгъ. кулланыла, ләкин төп мәгъ. татарчада сакланган, чаг. чув. шор, шур, венг. sar «саз, сазламык» < болг. *сар (< *сäрг) id. Башк. диал., тат. диал. (БҺҺ II: 300; Тумашева 1992: 227; ТТДС I: 513) шар «куе камышлык, таллык, үткесез урман» сүзе дә болг. (яисә шуңа иш) телдән дигән фикер бар. К. Саз II. Федотов II: 462; Гарипова 1998: 101–103; ЭСТЯ VII (2003): 146–147.

Дерив.: сазлы, сазсыз; сазлык. К. ш. ук Саза, Сазамык, Сазан, Сазанак, Саза-у, Сазламык. Башк. телендә бу сүзнең сәер генә дериватлары теркәлгән (к. БТДҺ: 369): һаҙамат, һаҙамырт, һаҙмат, һаҙыран – барысы да «сазламык» мәгъ.



Предыдущая статья            Следующая статья