Тэтимол 2015

САЕСКАН[саºй ы̌сқан], диал. (ТТДС I: 355–356, 361, 384) саwысқан, сал′ускан, саwысан, сәйескән, сәwескән иске тат. (Троянский I: 620) сағыскан, бик үзенчәлекле «Әчтерханча» (Арсланов 1988: 91) саwырысқан – гом. кыпч., каз., к.-калп. сауысқан, ком. савусған, нуг. савысқан, үзб. (ЎХШЛ: 228) савускан, савусхан, зағизғон, алт. саңыçқан, хак., тув. саасқан, бор. төрки (Поппе 1938: 319; ДТС: 481) saγïzγan, saγzïγan, төркм., төр., чыгт. сақсаған, башк. (БТДҺ: 369) һайыçқан, һайытқан, һайыхқан id. – З. Мухамедова (1973: 144) фикеренчә, төркм. һ.б. сақырда-мақ «(саескан) шакырдау» фигыле белән тамырдаш. Ягъни сакыр//шакыр тәкълиди сүзеннән ясалган нигезгә киң билгеле һәм хайван атамалары ясаучан -қан аффиксы ялганып пәйда булган, һәм бор. төп яңгырашка тат. диал. саwырысқан якын булып чыга. Бу яңгырашның азагы -ысқан элементын уйг., фар. зағ, заған «саескан, чәүкә» сүзенә охшатырга мөмкин (саwырысқан < сагырсқан < *сагыр заған «шакырдавык чәүкә»?). Һәрхәлдә сағызған < сағырған < *сақырқан- тамыры сақыр булуы бик ышандырырлык, к. мар. шогертен, шагäртен «саескан» – болг. (-r-) телдән, мәс., *сакырткан вариантыннан. Саескан атамасында бу кошка хас авазлар бергәлеге булу бик табигый рәвештә киң таралган, к. венг. szarka, фин. harakka, рус. сорока һ.б. Як. саҗагай << монг. сағаҗиғай, бур. шаазгай «саескан» < бор. монг. *сағар җигай (җиғай «кош») сүзеннән булса кирәк. Кайбер төрки телләрдә саескан атамасы чак//чик тәкълиди сүзеннән: чув. чакак, к.-балк. чыкынчик, чыкынҗик. Шулкадәр тавышчан кошның атамасы ул чыгарган авазлардан булмавы гаҗәбрәк булыр иде. Räsänen 1969: 396; ЭСТЯ VII: 166–169; Сафина 2006: 33–34.

Саескан сүзенең вариантлары р > з (киресенчә түгел) икәнлегенә дәлил: сағыр- > сағыз-.

Саескан (һ.б.ш.) сүзе төрки телләрдән күрше телләргә дә кергән: морд. сезьған, укр. саксаган, саескан, рус. (Аникин: 489) саускан id. һ.б.ш.



Предыдущая статья            Следующая статья