Тэтимол 2015

САГЫН-У «вспомнить, вспоминать; тосковать, грустить о ком-то, о чём-то»; (ТТДС II: 260) «представить себе» < гом. кыпч., хак., алт. һ.б. сағын-, уйг. сағын-, сеғин-, ком. сағун- ~ башк. һағын- ~ як. ағын- < бор. төрки (ДТС: 486) saqïn- «уйлау, фикерләү; теләү, хыяллану; кайгыру, кичеренү; хәстәрләнү, хәстәр күрү» > госм. (Радлов IV: 248) сақын- id., бор. төрки saq- > хак. сақ-, сах- «уйлау» фигыленең кайт. юн., бу фигыль исә бор. гом. төрки, монг., тунг.-маньч. sa- «уйлау, фикерләү, санау, белү» фигыленең интенсивлык формасы (sa-q-) булса кирәк (к. ССТМЯ II: 49–51). Сагын-у, шулай итеп, асылда бор. «уйлану; хәтерләү» мәгъ. фигыльнең окказиональ кулланылышыннан килә. Мәзкүр төп мәгънә тат. диал. (ТТАС II: 613) сагынмаклык «истәлек, хәтердә калырлык (нәрсә)» сүзендә дә чагыла. Ш. ук к. иске тат. (Будагов I: 688) сағы сағмақ «үлгәнне хәтерләп елау» (к. ш. ук ыгы-зыгы ). Чаг. алт. сакы «көтеп тору; сакта тору». Башк. һағын- һәм як. *һағын- > ағын- «сагыну» нигезләре гомоген. К. Сагыныч, Сагыш, Саен, Сан, Сан-у. Будагов I: 687–688; ЭСТЯ 2003: 144.

Сагын- төп мәгъ. күрше мар., удм. телләренә дә кергән.

Дерив.: сагыныл-у, сагыныш-у, сагындыр-у һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья