Тэтимол 2015

САГЫЗ «жевательная сера, резина и т.п.» ~ башк. һағыз ~ гом. кыпч. сағыз < бор. төрки, госм., кр.-тат., куман. һ.б. сақыз, алт. саңыз, саққызº, хак. саас, як. ыас «сагыз, сумала», «мастика» (Будагов I: 614) < бор. төрки *saŋqız < saŋ тамырыннан, к. алт. диал. саң «агач чәере», чув. сухăр, сохăр < болг. *сағыр «сагыз, чәер». Сагыз сүзе төрки телләрдән күп телләргә кергән. Räsänen 1969: 396; Федотов II: 70; ЭСТЯ VII: 169–171 (чув. сүзләре искә алынмаган).

Дерив.: сагызлы, сагызсыз; сагызлан-у һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья