Тэтимол 2015

САГАНАК (әстр.) «буря, дождь с сильными порывами ветра» ~ чыгт., кр.-тат., төр. saganak, sayganak, zaγanaq < төр. диал. (Будагов I: 684) саҗганақ, саңанақ «давыллап яуган диңгез буе яңгыры, бора», күч. мәгъ «афәт» төр. sac- [саҗ-] «чәчелдерү» сүзеннән булса кирәк. Саҗ- > сай- нугай тибындагы төрки телдә була ала. Гомумән бу сүз угыз телләрендә ясалган бугай.

Радлов сүзлегендә (IV.1: 261–262) сағанақ дигән биш омоним күрсәтелә.



Предыдущая статья            Следующая статья