Тэтимол 2015

САВЫТ[саºw ы̌т] «посуда; сосуд; вместилище; одеяние» (диал. аяк савыты «обувь»), иск. (әле К. Нәҗми әсәрләрендә дә очрый) «броня, латы, панцирь» > чув. савăт «ашамлык һ.б.ш. савыты» < гом. кыпч. саwыт (> кырг. соот) < бор. төрки (ядкәрләрдә теркәлмәгән) *сағут > үзб. совут, соғут «савыт; кыяу». Башк. һауыт «савыт», (БТДҺ: 374) çауыт, һауыт «пычаклы тозак». Уйг. савут һәм төр. savut башлыча «кыяу (броня, шайман һ.б.ш.), корал» мәгъ. кулланыла, аз. (АДДЛ: 355) сафуд «кумта, шкатулка», сафут «салам эшләпә». Бу сүзнең -б-, -п- варианты – иске тат. (Троянский I: 566) сапуд ~ бор. рус. (Срезневский III: 534) съпудъ «савыт» ~ алт. (Баскаков 1966: 145) сабыт «чиләк». Сүзнең төп, чыганак мәгъ. «шлем; кыяу» булганга охшый. О. Прицак буенча (к. аныкы Bolgarische Etymologien // UAJ, XXIX, 3–4; 1957: 200–214), сүзнең тамыры – бор. кыт. saγ «металл чүлмәк». Ком. сағ «2,5 литр» ~ бор. төрки, чыгт., уйг. (Будагов I: 614; Поппе 1938: 319; ДТС: 481) saγu «16,5 литр», уйг. ш. ук «үлчәү тәлинкәсе», төр., бор. төр. («Мөхәммәдия» телендә) сағ «ашлык үлчәү берәмлеге». Räsänen 1969: 393–394; Федотов II: 4 (савыт сүзен саба һәм сәбәт сүзләре белән бутый); ЭСТЯ VII: 131–132.

Дерив.: савытлы, савытсыз.



Предыдущая статья            Следующая статья