Тэтимол 2015

САВЫМ I[саºw ы̌м], диал. (ТТДС II: 276; БҺҺ II: 233) сәwем «чисменка – счёт ниток в пряже (мотушке), единица счёта ниток (три или четыре нитки, такой счёт имеет значение при тканье бёрдами)» ~ башк. һауым > мар. сом, чув. сум id.; удм. сомында < тат. саумында «шулчаклы, шулчама».

М.Р. Федотов (II: 61–62) чув. сум, сом «савым» сүзен, чув. сум «сан» сүзе белән тиңләп, Дунай болгарлары теленнән калган һәм слав. телләренә дә кергән сам «сан, хисап» сүзенә баглый. Ул тат. сүзен искә дә алмый. Хәлбуки чув. сум < сом «җеп исәбе» мәгъ. һичшиксез тат. саwым сүзеннән килә, киресенчә була алмый. Саwым исә бор. төрки (ДТС: 476–486; Боровков 1963: 260–261 һ.б.) sa-, saq- «санау» сүзеннән ясалган (saqïm > saγïm «санау берәмлеге» үзе теркәлмәгән, ләкин saqïš «сан, санак, санау берәмлеге» күп тапкырлар очрый; к. ш. ук бор. saγu «ашлык үлчәү берәмлеге»). К. Савым III. Савым I сүзенең татарчадан таралганлыгы татар теленең күрше халыклар теленә көчле һәм борынгыдан килгән тәэсире вә татарча сөйләшүче илатның матди мәдәнияте дә электән югарырак булуы тур. сөйли.



Предыдущая статья            Следующая статья