Тэтимол 2015

САБЫР «терпение; терпеливый, спокойный, степенный» ~ башк. диал. (БТДҺ: 368) һабыр id.> мар. (Упымарий: 185) савыр «тәүфикъ», чув. сапăр «юашлык, тынычлык, тәрбиялелек; сабыр», удм. (Насибуллин: 136) сабър «сабыр, тыныч», морд. М. савор «әкрен, тыныч»; тат. сабырлы сүзеннән -лы кушымчасы кыскарып килеп чыккан, исем мәгъ. гар. с̣абр «сабыр, түземлек» сүзеннән. Федотов II: 13–14.

Дерив.: сабырлы, сабырсыз; сабырлан-у, сабырсызлан-у һ.б.; сабырлык; сабыр ит-ү фраземасы ССта ук теркәлгән: sabor eter.



Предыдущая статья            Следующая статья