Тэтимол 2015

САБЫН, диал. (м.-кар.) сабынь «мыло» ~ башк. һабын id. > удм. диал. сабын, мар. шавынь, шовынь, морд. сапонь < болг. *сабын׳ > чув. сопăнь > супăнь < бор. төрки *сабуни, безнеңчә, бор. фар. соибун «югыч тамыр (кер китәрә торган күбекле тамыр – бертөрле үлән)» сүзеннән. Бу сүз бор. заманнарда бөтен Евразиягә таралган: гар., фар. с̣āбӯн, лат. sapo, фр. savon, алт., кырг. самын, монг. сабаң һ.б. к. Федотов II: 64. Гадәттә бу сүз кельт телләренә нисбәт ителә, к. ним. Seife «сабын» тур. Kluge: 838.



Предыдущая статья            Следующая статья