САБА-У «трепать, бить, стегать палочкой шерсть (для разбивания комков)» < гом. кыпч. саба-, башк. һаба-, як. сабаа-, угыз., уйг., үзб. сава- id. (хәз. сүзлекләргә сирәк алына), ш. ук «селтәнеп сугу» ~ яз. монг. saba-, хәз. монг. сава-, бур. һаба-, эвенк. (ССТМЯ I: 51) саба- «селтәнү, селтәнеп сугу; канат кагу» һ.б. Чәпче-ү (к.) белән тамырдаш булса кирәк. Шуннан ук бор. чыгт., угыз., төр. savaş- «сугышу», savaş «сугыш, җәң». Башк. һәм бур. һаба- уртак (с- > һ- күчеше булган) чыганактан. Боровков 1963: 257; Räsänen: 391; ДТС: 492; Мухамедова 1973: 142–143 (этимологиясен дөрес булмаган юнәлештә эзли); Номинханов 1975: 259; ЭСТЯ VII: 127. Дерив.: сабала-у (~ рус. диал. сабанить, к. Аникин: 470); сабавыч (~ уйг. савигуч һ.б. гом. төрки) «йон төтү өчен махсус корал». |