Тэтимол 2015

САБАН «плуг; яровые культуры» (сабан ашлыгы «яровая культура») > мар., удм., морд., рус. сабан, чув. сапан < гом. кыпч., башк. һабан, төр. сабан id., ш. ук «җир сөрү; сөренте», к.-калп. «салам» (бу вариант саман сүзенә тартым), куман. saban «сөрелә торган җир; җирнең бер өлеше», М. Кашгарида сбн «тимер төрәнле сука һ.б.» < бор. төрки (ДТС: 478) saban «сөрү; сабанга һ.б.ш. җигелгән пар үгез», уйг., кр.-тат., госм., аз. сапан «сабан» һ.б. Бу сүзнең һәр телдә диярлек күпмәгънәлелеге күзгә ташлана, к. ш. ук мар. сабан «утын кисү өчен җайланма – дүрт аяклы бүрәнә» (тат. кәҗә, рус. козлы id.), рус. диал. сабан «җылым төяп йөртү өчен зур чана; элеккечә такта яру җайланмасы – дүрт биек аяклы корылма» (Даль); Л. Будагов (I: 695) сабан ~ сапан сүзенә ике мәгъ. бирә: «сабан» һәм «зәңгәрт, сапкан», ягъни «сабан» һәм кр.-тат., аз., төр. < фар. сапан, сапанд «зәңгәрт» сүзе белән бердәй дип карый; безнеңчә дә, бу бик ихтимал: сабан үзе аска каратылган мәнҗәникъка (катапультага, ташаткычка) охшаш; аның төрәне – мәнҗәникъ кашыгы. Сапан < сапанд фарсы сүзенә охшаса да, сабган варианты бу сүз төбендә төркичә нигездән дигән фикергә юл куя; к. ш. ук Сап-у. Мухамедова 1973: 142; ҚТДС: 276–277; Нұрмағамбетов 1985: 99–100; Федотов II: 13. Сабан төрләре тур. Н. Халиков 1995: 50–52; Аникин: 469; ЭСТЯ VII: 127–128; Steuerwald: 797 (сабан «сабан» һәм сапан «мәнҗәникъ, катапульта» сүзләрен ул да бергә карый); Тимергалин: 386 –387.

Дерив.: сабандаш, сабанчы, сабанчылык; сабанла-у һ.б. Идиоматика: сабан туе (> сабантуй ) дигәндә сабан – «сөрү» (сабантуй бәйрәме тур. зур әдәбият бар), сабан тургае дигәндә сабан «сөрелгән, игелгән кырлар». Сабан ашлыгы «язын чәчелә торган ашлык». Сабанчы «крестьян, игенче».



Предыдущая статья            Следующая статья