Тэтимол 2015

САБАК II(ТТДС I: 355) «голенище; пришиваемая (не основная) часть полотенца» – сабу сүзенең «өстәп тегү, өстәп беркетү» мәгънәсеннән турыдан-туры ясалган; чаг. ш. ук башк. (БТДҺ: 368, 372) һабитек «сабылган кунычлы итек» (ул сүзлектә «ат тиресеннән йон ягын тышка калдырып нәзек каеш җеп белән тегелгән итек» диелә, ләкин бу – тарайтылган мәгъ.), һап «чарыкның (тире катаның) тукыма өлеше» – һәр ике очракта да гом. төрки сап сүзенең «киемнең өстән беркетелгән өлеше» булганлыгы чагыла. Һәм рус. сапог «итек» сүзенең төрки (бәҗ.) *сапағ «аерым куныч; (аерым кунычлы) итек» сүзеннән икәнлеге (к. Фасмер III: 559) ачыграк шәйләнә. К. Сабак I. Räsänen 1969: 401–402.



Предыдущая статья            Следующая статья