Тэтимол 2015

САБАК I«стебель», миш., себ. (ТТДС I: 355, Тумашева 1992: 182) «ушки пуговиц, серёг и монет для монист» < гом. кыпч. сабақ «сабак (үләннең үзәге)», башк. һабақ id., ш. ук (БТДҺ: 368) «тәлгәш; нәсел, буын; тезген; саплам», нуг., каз., к.-калп., төркм. саба «кәтүк, кәтүккә уратылган җеп», үзб. (ЎХШЛ: 228–229) сабақ, савах «(гомумән) җеп», сапақ «кавын-карбызның озын сабагы, үркәне», уйг. сапақ, савағ «сабак, тәлгәш», к.-балк. сабақ «кукуруз чәкәне», төр. sapak «ботак, тармак, бер яры киткән нәрсә» ~ чыгт. (Будагов I: 619) сапағ «сабак», сапақ «төп юлдан аерылган юл» – шуннан төр. sapak «акылдан сапкан» һ.б. – барысы да сап/сап - тамырыннан (к. Сап, Сап-у ).

Чув. сапак, сапака (Федотов II: 13) «җиләк чеме; кузак; тезе; сәдәп, төймә, төре; алка, сырга» мәгънәсе буенча да, морфемикасы буенча да тат. сабак сүзенә тәңгәлләшми, ул ниндидер *сәбәк, *сәбәгә сүзеннән булса кирәк, ләкин бу вариант үзе *сабак, *сабака яңгырашыннан була ала, к. тув. савак «чәкүшкә; кечкенә сап һ.б.ш.». Сабак сүзе белән себ. (Тумашева 1992: 183) сабал, сабалақ «тармак, тәлгәш» гомоген булырга тиеш.

Дерив.: сабаклы, сабаксыз; сабаклан-у; сабаксыл (неол.). К. Сабак II . Аерым мәгъ.: тат. (ТТДС I: 355; Тумашева 1992: 182) сабакла-у «саплау; энәгә җеп кертү» – гом. кыпч. сапла- (кырг., каз. сапта-) id.



Предыдущая статья            Следующая статья