Тэтимол 2015

САБА III(ш. ук Сабай ) – название крупного исторического населенного пункта в Татарстане – рус тарихи документларында искә алынган сабакуляне дигән (һәм хәз. Саба тирәләрендә яшәгән) кавем-кабилә атамасыннан. Сабакуляне сүзе көнб. Себердәге Сафакүл топонимын да хәтерләтә, ләкин конкрет мәгълүматлар бу атамаларны үзара багларга җитенкерәми. Хәз. Байлар Сабасы – соңрак килеп чыккан атама булса кирәк. Чаг. башк. байлар – кабилә атамасы (Ык һәм Сөн бассейнында яшәгәннәр), әмма аларның реаль башкорт булганлыгы бик шикле, чөнки байлар кабиләсе (ас кабиләсе) төрекмәннәрнең йомут тармаганда да бар. Байлар сүзе монда халык этимологиясе булса кирәк, чынлыкта бу тирәләргә көньяктан атаклы байаут төрки-монг. кабиләсе үтеп кергән бугай. Байаут монголчадан тәрҗемәләгәндә байалар (байлар түгел).



Предыдущая статья            Следующая статья