Тэтимол 2015

САБА II: саба җиле «зефир, мягкий ветерок» < гар. сäбā’ «көнчыгыш җиле», Саба «легендар бәхетле ил» сүзеннән (чаг. рус. Царство сабейское). Саба иле (Гарәп ярымутравының хәз. Йәмән җирендә була) V г. каты корылык афәтендә юкка чыга, халык шәһәр-авылларны ташлап китә. Шулай итеп саба җиле «әйбәт язгы җил» мәгъ. анахронизм ул. Саба бикәсе «кадерле кунакбикә» – Саба иленең мәликәсе Бәлкыйсь. Аның Сөләйман пәйгамбәрне күрергә килүе хакында яһүди, христиан, мөселман дини әдәбиятында риваятьләр бар.



Предыдущая статья            Следующая статья