РУХ I«дух» < гар. рӯх id. ← рwх «җиңелчә җил (исү)» тамырыннан, шуннан ук к. Әрвах, Рәйхан, шуннан ук рухан, рухлы, рухсыз һ.б. «Җил ~ рух; күренми торган җан иясе» мәгъ. күчеше интернациональ характерга ия, к. Җил. Рух- продуктив нигез: рухлан-у, рухлы, рухсыз һ.б. К. Рухани, Рухи. |